Әлмәт шәһәр суды “ике төрле максатта” кулланыла торган спиртлы продукция ташыган өчен бер машина йөртүчегә 2000 сумлык штраф салган.
Автоинспекторлар Колхоз урамында бер машинаны туктаткан. “Корыч ат”ны тикшергәндә, алар «Гиппократ» компаниясе җитештергән 100 мл сыешлы 2500 савыт этил спиртына тап булган. Машина йөртүче товарны озату документларын да, шулай ук спиртлы продукция ташуга лицензиясен дә күрсәтә алмаган. Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре автомобиль шоферына административ беркетмә төзеп, продукция үрнәкләрен экспертизага җибәргән. Хокук саклау органнары этанол тутырылган савытларны конфискацияләгән, дип хәбәр итә шәһәр суды матбугат хезмәте.