Уртак эш оештыру

2017 елның 11 сентябре, дүшәмбе

7 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органында 2017 елның 21 августында Татарстан Республикасында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләргә контрольлек итү советы утырышында ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов тарафыннан җиткерелгән поручениеләрне үтәү буенча эшлекле киңәшмә булды.

Киңәшмәдә Казан шәһәре, Биектау, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары һәм полиция бүлекләре вәкилләре катнашты.

Чарада алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны кисәтү һәм ачыклауда берлектә эшләү проблемалары, мобиль төркемнәрнең эш нәтиҗәсен яхшырту турында сөйләшү булды.

Киңәшмәдә катнашучылар алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны ачыклау һәм кисәтү буенча районнарның ведомствоара комиссияләре эшләрен планлаштыру җәһәтеннән конкрет тәкъдимнәр кертелде.

Кызыксынулы барлык органнарга инде октябрь азагында ук башкарылган эш нәтиҗәләре турында хисап тотарга туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International