Биш литрлы 500 шешә!

2017 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә Казан шәһәрендә яшәүче 26 яшьлек бер ир-атның, алга таба сатып җибәрү максатында, барлыгы 2500 литр күләмендә (биш литрлы 500 шешә) спиртлы сыекча алып килү фактын ачыклаган.

Бүлек хезмәткәрләре “сатып алган” товар бәясе 275 мең сумга төшкән. “Сатып алучы” хәмер продукциясе өчен түләп, аны машинасына төягәннән соң сатучы тоткарланган.

Россия Эчке эшләр министрлыгы Казан шәһәре буенча идарәсенең Тикшерү идарәсе тикшерү часте әлеге факт буенча, РФ Җинаятьләр кодексының “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм (яки) әйләнештә йөртү” 171.3 статьясындагы 1 өлешендә күздә тотылган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатты. Әлеге статьяда җинаять җәзасы чарасы буларак өч елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Гаепләнүчегә карата яшәү урыныннан беркая да чыгып китмәү һәм үзен тәртипле тоту зарурилыгы рәвешендә  җәза чарасы сайлап алынган.

Хуҗасыннан тартып алынган хәмер продукциясе Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына җаваплы саклауга тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International