Оперативниклар белән очраштык

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

2017 елның 15 сентябрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органы җитәкчелегенең Казан шәһәре участок полиция хезмәткәрләре, икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре белән очрашуы булып узды.

Казан территориаль органы начальнигы урынбасары Н.А.Кузягина 2017 елда гамәлдәге законнарга кертелеп, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белән хокук саклау органнарының уртак эшчәнлегенә турыдан-туры мөнәсәбәте булган үзгәрешләрне очрашуда катнашучылар игътибарына җиткерде. Хәмер продукциясен законсыз сатуга карата җаваплылыкны көчәйтү ягыннан Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексына һәм Җинаять-процессуаль кодексына, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына кертелгән конкрет үзгәрешләр атап үтелде.

Казан территориаль органының контрольлек-инспекция бүлеге начальнигы Н.Я. Хәкимова исә алкогольле, спиртлы продукцияне сату өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау һәм кисәтү эше турында сөйләде. Фикер алышу барышында хокук бозуларны квалификацияләү, әйләнештән алынган алкогольле һәм спиртлы продукциягә экспертиза үткәрү, мобиль төркемнәрнең уртак эшчәнлеге турында мәсьәләләр күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International