Этанол – “вак-төяк” түгел!

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

2017 елның 27 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре “Хыял” сәүдә үзәгендә урнашкан “1000 мелочей” павильонында (адресы: Түбән Кама ш., Гагарин ур., 6 й.) 100 мл сыешлы савытларда авырткан-сызлаган урыннарга сөртү өчен эремә әзерләү һәм дарулар ясау өчен билгеләнгән 95%лы концентрат – этанол – этил спиртын сату фактын ачыклады.

Этил спиртын сатуны оештырган хосусый эшмәкәр С.Н. Ятниковага (Чаллы шәһәрендә яши) РФ КоАП 14.16 статьясындагы 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен извещение җибәрелде.

Әлеге сәүдә объектында моның ише закон бозуларның инде моңа кадәр дә билгеләнгәнлеген әйтеп үтәргә кирәк.

2017 елның 1 июнендә ачыкланган шундый ук гамәле өчен хосусый эшмәкәр С.Н.Ятникова, ТР Арбитраж суды карары (01.09.2017 елгы) нигезендә, тартып алынган барлык продукциясе конфискацияләнеп,  15000 сум күләмендәге штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылган иде инде. Моннан тыш әлеге эшмәкәр ханымга карата 2016 елда да югарыда телгә алып үтелгән статья буенча ике тапкыр җәза чарасы күрелде.

Административ җаваплылыкка кат-кат җәлеп ителү хосусый эшмәкәрнең законга төкереп эшләү теләгенә берничек тә йогынты ясамаган, күрәсең. Шуңа күрә Түбән Кама районы җитәкчелегенә намусын җуйган эшмәкәргә карата тиешле чаралар күрү, алга таба да закон бозуларга юл куйган очракта С.Н. Ятникованың “Хыял” сәүдә үзәгендәге эшчәнлеген туктату турында мөрәҗәгать җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International