Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләрен котлау

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

1 октябрьдә бөтен дөнья күләмендә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм әти-әниләребезне, туган-тумачаларыбызны искә төшереп, аларга ихтирам-хөрмәт, өлкән яшьтәге күрше-күләннәребезгә, хезмәттәшләребезгә итагатьлелек күрсәтү максатыннан гамәлгә куелган. Бәйрәм бөтен дөнья күләмендә БМО Генераль ассамблеясе тарафыннан рәсми төстә игълан ителгәннән соң билгеләп үтелә башлады. Россиягә ул бераз соңрак, 1992 елда РФ Югары Советы Президиумының “Өлкән яшьтәгеләрнең проблемалары турында” карары кабул ителгәннән соң килде. 2017 елда мондый чараларның халыкара дәрәҗәдә 27 нче тапкыр үтүе инде.

Пенсиягә чыгу – тормыш тәмамлану, дигән сүз түгел. Фәкать моңа кадәр кул җитмәгән эш-гамәлләргә тотынып, үз талантыңны, зирәклек һәм акыл көчеңне шуларга салырга вакыт, дигәнне генә аңлата ул.

2017 елның 29 сентябрендә территориаль орган белгечләре пенсионерларыбызны өйләренә барып котлап кайтты. Шулай итеп, Зеленодол территориаль органын оештыруда актив катнашкан ветераннарыбыз – Әнисә Хөсәен кызы Гафурова, Валентина Ивановна Корнева, Фәния Хәкимулла кызы Рузавина җылы котлау сүзләренә күмелде.

Пенсионерларыбызның актив тормыш рәвеше алып баруын да билгеләп үтәргә кирәк: «Метеор» савыктыру комплексында Рузалия Фидаил кызы Гайнуллинаны бәйрәм белән котладык. Ә инде Зыятдин Сәлах улы Камаловка, Ирина Владимировна Желтовага территориаль органда коллектив белән очрашып аралашу вакытында бүләкләр тапшырдык.

Очрашуда катнашучыларның һәммәсендә бары тик уңай тәэсирләр генә калды. Пенсионерларыбыз бүләк-күчтәнәчләр өчен рәхмәт белдереп, эшебездә яңадан-яңа уңышлар теләде.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International