Алар территориаль органның чишмә башында торган

2017 елның 3 октябре, сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы коллективы көндәлектә менә дигән күрсәткечләргә ирешеп эшләве белән генә түгел, бәлки әле шәһәребез һәм республикабызның иҗтимагый тормышында актив катнашуы, коллектив тарафыннан булдырылган күп еллык традицияләрне кадерләп саклавы белән дә аерылып тора.

Әнә шулай 2017 елның 2 октябрендә Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында Чаллы шәһәрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе ветераны – Чаллы территориаль органының беренче начальнигы  Певнева Людмила Николаевнаны, куллану базарында закон бозуларны кисәтү бүлеге белгече Бәдретдинова Фирүзә Хаҗгали кызын котладык.

Кадерле ветераннарыбызга, нык сәламәтлек, якыннарының җылысын һәм кайгыртуын тоеп яшәүләрен, бетмәс-төкәнмәс оптимизм рухы, озын гомер теләп, истәлекле бүләкләр тапшырдык.

Мондый очрашулар һәрвакыт бик тә дулкынландыргыч булып, күңелләрдән ыргылып чыккан хисләр күзләргә яшьләр китерә, шуңа тагын бик күп нәрсәләр турында сөйләшү һәм сөйләү теләге дә килеп өстәлә. Бу юлы да Чаллыда һәм ведомство карамагындагы районнарда яшәүчеләр хакына ирешелгәннәр барлап чыгылды, үткәндәгеләр искә төшерелде...

Ахырда арабыздан вакытсыз мәңгегә киткән элекке хезмәттәшләребез җылы хисләр белән искә алынды. Болар:

Шакирова Алсу Хәниф кызы ;

Морохотова Любовь Степановна;

Гарипова Әлфия Зиннәт кызы.

 

Кадерле ветераннарыбыз!  Сезгә саулык-сәламәтлек һәм матур картлык телибез!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International