Халыкны киңәш-табышлы итәбез

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

МФЦ яки күп функцияле үзәк – һәр аерым кешегә һәм юридик затларга уңайлы комплекслы хезмәтләр күрсәтү максатында билгеләнгән оешма ул.

Гади генә итеп әйткәндә, әлеге оешма предприятиеләр һәм халык өчен муниципаль һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтә. Шулай ук МФЦ башкарма хакимият органнары белән илебез гражданнары арасында үзенә күрә бер арадашчы да булып тора.

Гражданин яки юридик зат күп функцияле үзәктә халыкка хезмәтләр күрсәтүче дәүләт органнарына мөрәҗәгать иткәч, уңайлы формада җавап бирелә, һәм ул биредә үзенә кирәкле документларны да тиз генә алырга мөмкин.

2017 елның сентябреннән Түбән Кама күп функцияле үзәгендә Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре  “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Түбән Кама җирле бүлеге белгечләре белән берлектә халыкка кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәреп килә. Шулай итеп, МФЦга килүчеләр өчен сатучылар белән аралашуда үзләренең хокуклары һәм бурычларын, сатучылардан товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруларын ничек итеп таләп итәргә кирәклеген белү, шулай ук үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар табу мөмкинлеге тудырыла. Чара вакытында мәгълүмати материаллар өләшү дә оештырыла.

Күп функцияле үзәктә (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Бызов ур., 20А, телефон 36-63-76) белгечләребезгә һәр сишәмбедә 14.00дән 16.00 сәгатькәчә яки эш көннәрендә киңәш-табыш сорап мөрәҗәгать итәргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International