“Гомер көзегез алтындай булсын...”

04.10.2017

Урамда – алтын көз. Өлкәннәрне гадәттә, образлы итеп, гомер көзенә кергән кешеләр, дип атыйлар. Әмма елның һәр фасылы үзенә күрә матур, шуңа гомеребезнең яшь “сезоннары” да үзенчәлекле, кабатланмас...

2017 елның 3 октябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында күркәм гадәт буенча Өлкәннәр көне хөрмәтенә иң кадерле кунакларыбыз – территориаль орган пенсионерлары өчен чәй мәҗлесе оештырылды.

Очрашу бик дустанә, җылы рухта узды. Кунакларыбыз – өлкән буын вәкилләренә матур-матур котлаулар ирештерелде. Алар, үз чиратында, үзләренең хезмәт эшчәнлеге елларындагы кызыклы вакыйгаларны искә төшереп, бүгенгесе турында ихластан сөйләшеп утырды.

Бу күркәм кешеләрне әле өлкәннәр дип атавы да кыен, чөнки алар – күңелләре белән яшь, аларның һәрдаим ярдәмгә атлыгып торган чаклары. Без ветераннарыбызга исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, бәхет, күңелләре белән әнә шулай һәрвакыт яшь булып калуларын, күзләрендә һәрчак шатлык нурлары балкуын теләдек.  Зирәклекләре, акыллы киңәшләре өчен рәхмәт әйтергә дә онытмадык.

Чәй мәҗлесеннән соң кунакларны шәһәребезнең күренекле урыннары белән таныштырдык, Арча муниципаль районы Яңа Кырлай авылындагы Г.Тукай исемендәге музейда булдык.

Бәйрәм рухы беркемне дә битараф калдырмады. Ветераннарыбызның һәммәсе, көндәлек мәшәкатьләрен, үзләрен борчыган проблемаларны беразга гына булса да онытып, рәхәтләнеп ял итте, күңел күтәренкелеге алды. Аларның барысы да үзләренә әнә шундый бик тә күркәм, затлы бәйрәм оештырган өчен безгә чын күңелдән рәхмәтләрен ирештерде.

Өлкән буын вәкилләренә сакчыл, кадерле мөнәсәбәт бер бәйрәм көне белән генә төгәлләнмәсен, ә һәркайсыбызның көндәлек бурычына әйләнсен иде!


ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы




Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования