Студентлар кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерде

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы вәкилләре, тәгаенләп әйткәндә:

- начальник урынбасары Лилия Муллина;

- эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Роза Прилукова;

- эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең әйдәп баручы белгече Лилия Камалова

студентларны дәүләт структурасы эшчәнлеге белән таныштырды.

Иң элек алар – ачык лекция, шуннан соң “Товарларның аерым төрләрен сатканда кулланучылар хокукларын яклау үзенчәлекләре” дигән темага фәнни-гамәли семинар үткәрде. 

Белгечләребез студентларга хәмер базарына кагылышлы законнар өлкәсендәге үзгәрешләр турында сөйләде; җәен булган үзгәрешләр-яңалыкларны билгеләп үтте; конкрет мисаллар китереп, Чаллы шәһәре буенча закон бозуларны һәм гамәлдәге законнарны санга сукмаган өчен эшмәкәрләрнең җаваплылыгы турында аңлатты.

Фәнни-гамәли семинарның икенче өлешендә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның кайбер статьялары буенча фикер алышу булды һәм интерактив уен оештырылды. Уен барышында товарларның аерым төрләрен сатып алганда кулланучылар хокукларын яклау буенча килеп чыгу ихтималы булган бәхәсле мәсьәләләргә ачыклык кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International