Халык контроле тәртипкә өйрәтә

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы, “Татарстан Республикасы Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы турында” 01.06.2012 ел,  № УП-408 ТР Президенты Указын үтәү йөзеннән, ТР Министрлар Кабинетының  10.08.2012 ел, № 676 карары нигезендә тормышка ашырылып килә.

Шулай итеп, хәзер теләсә кайсы гражданин Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында (uslugi.tatarstan.ru) теркәлеп, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законны бозу турында заявка тапшырган һәм хәбәре расланылган очракта 1дән 3 мең сумга кадәр матди түләү алырга мөмкин.

Әлеге дәүләт хезмәте күрсәтүне тормышта актив позициядә торган, һәр нәрсәгә карата үз фикере булган кешеләр шундук үз итте. Әмма арада үз көндәшләрен фәкать дәүләт хакимияте органнары белән чәкәләштерергә генә маташучылар да юк түгел. Мондый заявкалар, кагыйдә буларак, расланылмый. Шуңа күрә кузгатылган административ эшләр дәтуктатыла.

Әнә шулай 2017 елның сентябре ахырында Чаллы территориаль органына Менделеев районының авыл кибетләреннән берсендә авыл советы бинасында лицензиясез генә хәмер сатып ятулары турында шикаять алынды. Эшмәкәргә карата административ эш кузгатылды. Әмма кибет бүлмәләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе, Эчке эшләр министрлыгы һәм башкарма комитет хезмәткәрләреннән торган мобиль төркем тарафыннан тикшерелгәч, сәүдә объектында хәмернең булмаганлыгы турында нәтиҗә ясалды.

Тормыш тәҗрибәсе “Халык контроле”нең, чыннан да, эшләвен күрсәтә. Хәтта ки заявкадагы фактлар расланылмаган очракта да бу системасы барыбызны да тәртип кысаларында тотарга ярдәм итә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International