Штраф түләмәсәң, мәҗбүри төстә эшлисең

2017 елның 9 октябре, дүшәмбе

Алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге законнарны бозган өчен административ штрафка тартылган кайбер гражданнар, штраф түләү – ихтыярый эш, дип ялгыш уйлап, штраф түләү буенча килеп чыккан бурычын инкарь итә. Әмма вакытында түләнелмәгән штрафның зур күңелсезлекләр белән янавын истән чыгармаска кирәк. 

Бурычны административ  штраф салу турында карар законлы көченә кергәннән соң 60 тәүлек эчендә  түләү зарури. Штрафны билгеләнгән срокта түләмәгән өчен РФ КоАП 20.25 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылык яный. Әлеге статьяда түләнелмәгән административ штраф суммасыннан ике тапкырга күбрәк күләмдә, әмма бер мең сумнан да кимрәк булмаган күләмдә, яңа административ штраф салу, яки унбиш тәүлеккә кадәрге срокка административ арест яисә илле сәгатькә кадәрге срокка мәҗбүри эшләргә җәлеп итү күздә тотылган. 

Зеленодол шәһәрендә яшәүче хосусый эшмәкәр, Зеленодол суд районы буенча җәмәгать судьясының 19 сентябрь, 2017елгы карары нигезендә, алкогольле продукцияне ваклап сатуны декларацияләү өлкәсендә гамәлдәге закон таләпләрен бозган өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары карары нигезендә үзенә салынган 6000 сум күләмендә штрафны түләмәгән өчен 20 сәгатьлек мәҗбүри эшләр рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: үз җәзасын алганнан соң, яки мәҗбүри төстә 20 сәгать эшләгәннән соң бурычлының штраф түләү бурычы барыбер юкка чыкмый. Штрафны ул, элеккечә үк, закон нигезендә түлиячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International