2017 елның 3 кварталы өчен федераль форматта декларацияләр кабул итү турында

2017 елның 20 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе  2017 елның 3 кварталы өчен федераль форматта декларацияләр кабул итү сроклары турында искә төшерә. Декларацияләр 2017 елның 20 октябреннән дә соңга калмыйча тапшырылырга тиеш.

Декларацияләр кабул итү йомгаклары буенча теркәлгән декларацияләр турында мәгълүматлар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми сайтына “Декларацияләү” бүлегенә урнаштырылачак.

Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне, әйләнеше  һәм (яки) куллануны, җитештерү егәрлекләреннән файдалануны декларацияләгәндә дөрес булмаган мәгълүматлар тапшырган өчен һәм (яки) декларацияләү тәртибен һәм срокларын бозган өчен җаваплылык  Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының  15.13 статьясында күздә тотылган: бу вазыйфаи затларга биш меңнән ун мең сумга кадәр; юридик затларга – илле меңнән йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International