Иң элек, закон бозарга кирәкме икән, дип уйла!

2017 елның 17 октябре, сишәмбе

6 март,  2015 ел, №10-ТРЗ Законы нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә стационар булмаган җәмәгать туклануы объектларында, сыра һәм сыра эчемлекләрен кертеп, алкогольле продукцияне ваклап сату тыелган. 1 майдан 1 октябрьгә кадәрге чорда сезонлы (җәйге) кафеларга гына кагылмый бу. Россия Федерациясе субъектларына, 22.11.1995 ел,  №171-ФЗ Федераль закон нигезендә, алкогольле продукцияне ваклап сату шартларына һәм урыннарына карата әнә шундый өстәмә чикләүләр билгеләү хокукы бирелгән.

Октябрь башында Менделев районында, алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, җәен җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәткәндә сыра һәм сыра эчемлекләрен дә ваклап саткан стационар булмаган сәүдә объектлары тикшерелде.

Инде 2017 елның башында ук нәкъ менә шундый ук закон бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган җәмәгать туклануы оешмаларыннан берсе янә административ тикшерү үткәрү объектына әйләнде.

Алкогольле продукцияне ваклап сатуның аерым таләпләрен һәм кагыйдәләрен бозган өчен РФ  КоАП 14.16 статьясындагы 3 өлешендә җаваплылык күздә тотылган. 2017 елның 31июленнән әлеге статья буенча штраф күләме 20меңнән 40 мең сумга кадәр тәшкил итә (элегрәк – 5 меңнән 10 мең сумга кадәр иде).

Шуңа күрә хәзер иң элек: “Закон бозарга кирәме икән?” - дип төптән уйлау беркемгә дә зыян итмәячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International