Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган чаралар

2017 елның 10 ноябре, җомга

Ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтелә.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре әлеге бәйрәмгә багышланган күп кенә чаралар үткәрде. Иң элек “Алан” сәүдә-күргәзмә үзәгендә эшмәкәрләр белән очрашу уздырылды.

9 һәм 10 ноябрьдә территориаль орган белгечләре Чаллы шәһәрендә «Изгелек» инвалидларны реабилитацияләү үзәгендә һәм “Хезмәт ветераннары өчен пансионат”та булып кайтты.

Комплекслы чараларда кулланучылар да, эшмәкәрләр дә актив катнашты. Чаралар барышында куллану базары өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр буенча кызып-кызып фикер алышулар булды. Очрашуларда катнашучыларны түләүле медицина хезмәтләре һәм мобиль элемтә хезмәте күрсәтү мәсьәләләре кызыксындырды. Елның бу фасылы өчен үтә дә актуаль булган “химчистка” хезмәте күрсәтү мәсьәләләре каралды, кулланучының хокуклары һәм бурычлары аңлатылды. Очрашуда катнашучылар “Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен раслау турында” 19 гыйнвар, 1998 ел, N 55 РФ Хөкүмәте карары һәм Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге  шундый ук бүтән товарга алыштырып булмый торган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге белән танышты. Чараларда катнашучыларның барчасына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе эшләгән буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International