“ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ДӘҮЛӘТИ ГРАЖДАНЛЫК ХЕЗМӘТКӘРЕ” РЕСПУБЛИКА КОНКУРСЫ ТУРЫНДА

2017 елның 10 ноябре, җомга

Татарстан Республикасында ТР дәүләти гражданлык хезмәтенең абруен үстерү һәм дәүләти гражданлык хезмәткәрләренең әхлакый этәргеч системасын камилләштерү максатыннан чыгып, менә инде дүртенче ел рәттән “Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләти гражданлык хезмәткәре”конкурсы үткәрелде.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырылды:

1.тармакара идарә;

2. законлылыкны, кешеләрнең һәм территорияләрнең иминлеген тәэмин итү өлкәсендә идарә;

3. икътисадның реаль секторында идарә;

4. социаль өлкәдә идарә;

5. дәүләт органнары эшчәнлеген хокукый яктан һәм кадрлар белән тәэмин итү;

6. дәүләт органнары эшчәнлеген оештыру, мәгълүмати, документлар, финанс-икътисадый, хуҗалык ягыннан һәм башкача тәэмин итү.

Конкурс комиссиясе бәйгенең беренче этапларында тапшырылган документлар нигезендә конкурста катнашучыларны бәяләде; индивидуаль әңгәмә, тест үткәрде һәм конкурс биремнәренең башка формаларыннан файдаланды.

Агымдагы елда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 5 хезмәткәре бәйгенең соңгы этабына узды. Аларга билгеле бер тематикалар буенча конкурс эше әзерләргә һәм аны Конкурс комиссиясе утырышында якларга туры килде.

Бәйгенең барлык процедуралары йомгаклары буенча “Социаль өлкәдә идарә” номинациясендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Илсур кызы җиңде.

Шулай итеп, Ләйсән Илсуровна бу авыр хезмәттә үзен иң яхшы яктан күрсәтүгә иреште. Аны шушы җиңүе белән эчкерсез котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International