Саба районы Шынар авылында гражданнарны кабул итү

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе

Халык белән турыдан-туры аралашуның бер формасы буларак, гражданнарны күчмә кабул итүләрнең әһәмияте бик зур. Шуны истә тотып, Арча территориаль органы хезмәткәрләре даими рәвештә гражданнарга күчмә кабул итүләр оештыра һәм кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләрне күтәрә. Мондый кабул итүләрдә гади халык үзен борчыган проблемалар турында ачыктан-ачык сөйли, кирәкле консультацияләр алу мөмкинлегенә ирешә.

2017 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре – Арча территориаль органының контрольлек-инспекция бүлеге консультанты А.И.Хәлилов Саба муниципаль районының Шынар, Олы Шынар авылларында яшәүчеләр өчен күчмә кабул итү үткәрде. Кабул итү барышында сыйфатсыз товарга юлыккан очракта ничек итеп претензия язу, сатучы белән ничегрәк сөйләшү зарурилыгы һәм кулланучының нинди хокукларга ия булуы турында мәсьәләләр күтәрелде. Гражданнарга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы нигезендә  үз хокукларын тормышка ашыру тәртибе, шул исәптән РФ Хөкүмәтенең  19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды. Шулай ук гражданнарга, сатып алганчы, товар турында барлык мәгълүматларны бик җентекләп өйрәнергә, товарны җитештерү датасына, яраклылык срогы һәм саклау шартларына аерым игътибар   итәргә кирәклеге буенча киңәш-тәкъдимнәр җиткерелде.

Чара барышында буклетлар, кулланучылар өчен белешмәлекләр һәм алар өчен файдалы газета – «Вестник потребителя» газетасының чираттагы саны таратылды.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International