Килешенгәннәр...

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

2017 елның 16 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегеннән легаль булмаган хәмер ташу факты буенча тикшерү материалы карап тикшерү һәм тиешле карар кабул итүгә алынды.

Полиция хезмәткәрләре төнлә дежур торганда Чистай шәһәренең Энгельс урамында «Lada 219060» машинасын тикшергәндә легаль булмаган хәмер продукциясенә юлыккан. Чистайда яшәүче бер ир-атның машина салонында Казахстан Республикасында җитештерелгән 7 шешә  PARLAMENT аракысын алып кайтышы икән.  Тик менә продукциядә Россия Федерациясе законында билгеләнгән маркировкасының юклыгы беленгән. Продукция хуҗасы әйтүенчә, аракыны ул, әнисенең гозере буенча, таныш булмаган бер хатын-кыздан шешәсен 120шәр сумнан сатып алган. Әнисе, үз чиратында, билгесез бер ир-ат белән очсызлы аракы сатып алу турында килешкән. Тегесе аңа сатучыны кайдан эзләп табасын әйткән.

Хокук саклау органнарының оператив гамәлләре нәтиҗәсендә 3,5 литр күләмендә легаль булмаган хәмер продукциясе хуҗасыннан алынган.

Хәзерге вакытта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре легаль булмаган хәмер ташу факты буенча административ тикшерү үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International