Сыра сатып, башы әйләнгән

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Әлмәттә контрольлек һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре әледән-әле төнге сәгатьләрдә хәмер продукциясен сату фактларын ачыклап тора. Дөрес, төнлә зур градуслы эчемлекләр сатуны бик сирәк очракларда гына күрергә була: сатучыларның алкогольле продукция сатуга рөхсәт кәгазе – лицензиясен югалтырга теләмәвенә бәйле бу. Ә менә төн уртасында сыра сату – сирәк күренеш түгел.

2017 елның 26 октябрендә хосусый эшмәкәр Галиев Илдар Ринат улының «Пиваторг» кибетендә (адресы; Әлмәт ш., 8 Март ур.,18 й.) тиешсез вакытта (22.00 сәгатьтән соң) сыра сату факты билгеләнде.

Әлеге закон бозу факты буенча материалны рәсмиләштерү барышында кибетче, янәсе, хосусый эшмәкәрнең үзендә, дигән булып, сатуга чыгарылган сырага нинди дә булса документлар күрсәтә алмады.

Шуннан соң территориаль орган белгечләре хосусый эшмәкәр И.Р.Галиевнең  ЕГАИСка тоташу-тоташмавын тикшерергә булды. Тикшерү барышында  хосусый эшмәкәрнең  ЕГАИСка тоташмыйча гына эшләве, №12 форма буенча сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату турында декларацияләр тапшырмавы ачыкланды. Моннан тыш Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы товар җибәрүчеләрнең әлеге сәүдә объектына һәм хосусый эшмәкәр И.Р.Галиевкә сыра һәм сыра эчемлекләрен җибәрмәве дә билгеләнде.

 2017 елның 13 ноябрендә Әлмәт территориаль органы белгечләре бу юлы инде Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә «Пиваторг» кибетенә баргач, агызып сатыла торган «Жигулевское» һәм  “Мальц Вайзен” сыра эчемлеген сату фактына тап булды. Документларына караганда, сыраны быелның ноябрендә Мәскәү шәһәренең «Глобал Трейд» ҖЧҖ җибәргәнлеге билгеләнде. Әмма  ЕГРЮЛдан алынган мәгълүматларга караганда, «Глобал Трейд» ҖЧҖ инде 2017 елның сентябрь аенда ук  ЕГРЮЛдан төшереп калдырылган булып чыкты.

Алкогольле продукцияне товарны озату документларыннан башка гына сату факты буенча процессуаль документлар рәсмиләштерелде, 40 литр сыра һәм сыра эчемлеге сатудан алынды. Хосусый эшмәкәр И.Р.Галиевкә карата РФ КоАП 14.16 статьясындагы 2,3 өлешләре, 14.19, 15.13 статьялары буенча административ хокук бозу турында беркетмә тутырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International