Мебельнең төсе игътибарсыз калган

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Чаллы территориаль органының эчке базары үстерү һәм координацияләү бүлегенә бер гражданин Чаллы шәһәрендәге бер мебель салоны җитәкчесенә карата претензия хаты проектын төзүгә ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Баксаң, кулланучы буклетка карап кына мебельгә заказ биргән. Тик салон менеджеры нигәдер  мебельнең нинди төстә булырга тиешлеген тәгаен сораштырмаган. Бәясе исә аз да түгел, күп тә түгел – 100 мең сум чамасы. Нәтиҗәдә кулланучыга үзе теләмәгән төстәге мебель китереп бирелгән.

Товарның дистанция ысулы белән сатылганлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Бу очракта, закон нигезендә, сатучы ваклап сату-алу килешүе төзегәнче,  сатып алучыга товарның төп куллану үзенчәлекләре, сатучының адресы (урнашу урыны), товарны җитештерү урыны, сатучының тулы фирма атамасы, товар бәясе һәм аны сатып алу, китереп бирү шартлары, товарның хезмәт итү срогы, яраклылык срогы һәм гарантия срогы, товарга түләү тәртибе, шулай ук килешү төзү турында тәкъдимнең гамәлдә булу срогы, товарны кире кайтару тәртибе һәм сроклары турында барысын да бәйнә-бәйнә аңлатырга тиеш.

 Территориаль орган хезмәткәре  претензия хатын тутырырга ярдәм итте. Кулланучыга документны мебель сатучыга тапшыру тәртибе аңлатылды. Хәзер менә 10 көн көтәбез дә, кирәк булган очракта, кулланучыбызның хокукларын яклауны  дәвам итәчәкбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International