Рәхим-шәфкатьле Казан

2017 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

6-7 декабрь көннәрендә Татарстан башкаласында “Рәхим-шәфкатьле Казан” (“Добрая Казань. Благотворительность: опыт регионов”) дигән икенче ачык форум үткәрелә. Оештыручылар алдан ук вәгъдә иткәнчә, илнең төрле почмакларыннан килгән хәйриячеләр бер мәйданчыкка җыелды.

Форумны оештыручылар – Казан мэриясе, «Добрая Казань» автономияле коммерциясез оешмасы,  «Добро Mail.Ru» сервисы, Социаль мәгълүматлар агентлыгы.

Форумда Президент грантлары фонды генераль директоры Илья Чукалин, «Подари жизнь» хәйрия фонды директоры Екатерина Чистякова, «Добро Mail.Ru» сервисы җитәкчесе Александра Бабкина, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының Коммерциясез секторны үстерү һәм социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга ярдәм итү комиссиясе рәисе Елена Тополева-Солдунова, язучы, «Детям о важном» проекты авторы һәм продюсеры Наталья Ремиш, Казан мэры  Илсур Метшин һ.б. чыгыш ясады.

«Добрая Казань» ачык форумының коммерциясез секторның хакимият органнары, бизнес һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән берлектә эшләве өчен бик әйбәт мәйданчык булып торуын әйтеп үтәргә кирәк.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре дә киң колачлы әлеге форумда катнашты. Белгечләребезнең мондый чараларга ашкынып торуларының берничә сәбәбе бар. Болар – тәҗрибә алышу, мәдәниятне үстерү өлкәсендә мәсьәләләр буенча фикер алышу, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмати-аңлату материалларын тарату.

Әлеге юнәлешнең ыргылышлы төстә үсәсенә һәм рәхим-шәфкатьле кешеләрнең көннән-көн ишәясенә өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International