Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәгендә гражданнарны кабул итү

2017 елның 8 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге белгеч-эксперты, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Буа районы һәм Буа шәһәрендәге белгече, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр декадасы кысаларында, дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәктә (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Тәтеш ш., Ленин ур., 37 й.) кабул итү үткәрде.

Кабул итү барышында гражданнарга кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча киңәш-табышлар бирелде. Аларга шулай ук “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  07.02.1992 ел,  №2300-1 РФ Законының төп нигезләмәләре һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды. Әле тагын кулланучылар тарафыннан претензияләр кую ысуллары һәм тәртибенә кагылышлы мәсьәләләр, низаглы хәлләрне карап тикшергәндә кулланучыларның хокуклары һәм бурычларына, сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм алыштыруга кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Чара вакытында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләрне хәл кылу турында мәгълүмат урын алган бушлай басма  продукция таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International