Санга сугылмаган хокукларны яклау өчен – судка

2017 елның 13 декабре, чәршәмбе

Кулланучыбыз Татарстан Республикасы Казан шәһәре Киров районы судына, объектның түбәсен ябу эшләренә үзе белән ҖЧҖ арасында подряд килешүе төзелгән булуын күрсәтеп, подряд килешүе буенча акча түләтү турында ҖЧҖгә дәгъва белән мөрәҗәгать иткән. Дәгъва бирүче аның бәясен түләгән, әмма җавап бирүче эшкә дә керешмәгән, үзенә түләнгән акчаны да ихтыярый төстә кире кайтарып бирмәгән.

Дәгъва бирүче җавап бирүчегә түләнгән акчасын кире кайтару турында тиешле претензия җибәргән.

Эшне карап тикшергәннән соң суд ҖЧҖгә карата дәгъваны, нигезле һәм канәгатьләндерелергә тиеш, дип тапкан. Шулай итеп, суд кулланучы файдасына ҖЧҖдән түбәндәгеләрне таләп итү турында карар кабул иткән:

1. үтәлмәгән подряд килешүе буенча түләнгән акчаны кире кайтаруны;

2. неустойка түләүне.

Әлеге хокукның “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992г. № 2300-1 Россия Федерациясе Законының (алга таба – Закон) 28 статьясындагы 5 пунктында билгеләнгәнлеген искәртеп үтү мөһим. Эшне башкару срогын бозган өчен подрядчы эш башкару срогы чыкканнан соң узган һәр көн өчен заказның гомуми бәясенең 3%ы күләмендә неустойка (пеня) түләргә тиеш. Эшне төгәлләү срогын бозган өчен неустойка (пеня), эшне яки аның этабын төгәлләүгә кадәр, эшне төгәлләү срогы чыкканнан соң килгән һәр көн өчен түләнә. 

3.  мораль зыянны компенсацияләү.

Җитештерүче (эш башкаручы, сатучы, вәкаләтле оешма яки вәкаләтле хосусый эшмәкәр, импортер) тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәнәсәбәтләрне җайга салучы Россия Федерациясе законнарында һәм хокукый актларында күздә тотылган кулланучы хокукларын бозу аркасында кулланучыга китерелгән мораль зыян, гаебе булганда, зыян китерүче тарафыннан компенсацияләнә (Законның 15 статьясы).

Нәтиҗәдә кулланучы үзе түләгән сумманы кире кайтару гына түгел, бәлки әле намуссыз подрядчыга карата җәза чарасы күрүгә дә иреште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International