Бәйрәмгә – пиротехника!

2017 елның 13 декабре, чәршәмбе

Яңа ел дигәндә, иң элек пиротехника әйберләре – фейерверклар һәм яңа ел салютлары күз алдына килеп баса. Әмма “капчыктагы тычкан” өчен түләмичә, аларның сыйфатлысын ничек сайлап алырга?  Пиротехника әйберләрен, Яңа ел салютларын һәм фейерверкларны сату “Пиротехника әйберләренең иминлеге турында” Таможня берлегенең Техник регламенты  – ТР ТС 006/2011, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  19.01.98 ел, № 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Закон нигезендә җайга салына.

Татарстан Республикасында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсендә (алга таба – “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе) билгеләп үтүләренчә, пиротехника әйберләрен фәкать махсус сәүдә нокталарыннан гына сатып алырга кирәк, чөнки тирә-юньдәгеләр өчен хәвеф-хәтәр тудыру ихтималы булган товар бу. Барлык пиротехника әйберләре сертификацияләнгән булырга тиеш.  IV-V класслы әйберләр фәкать лицензиясе булганда гына сатыла. Ә инде  I-III класслы пиротехника әйберләре өчен лицензия таләп ителми. Пиротехника әйберләрен сатучылар  мондый үзенчәлекле товар сату һәм аның белән хәвеф-хәтәрсез эш итә алсын өчен, сатып алучыларга пиротехникадан файдалану турында киңәш-табышлар бирә алсын, ягъни аларны товар һәм аның куллану үзенчәлекләре, яраклылык сроклары турында кирәкле барлык мәгълүматлар белән таныштыра алсын өчен уку курсларын узарга һәм аттестацияләнергә тиеш. Халыкка сату өчен билгеләнгән пиротехника әйберләренең һәммәсенең дә мәҗбүри төстә сертификацияләнүе шарт. Димәк, мондый һәр әйбердә сертификация билгесе булырга тиеш, дигән сүз. Шуңа күрә пиротехника сатып алганда сатучының конкрет товарга яраклылык сертификатына ия булу-булмавын белешү кирәк. Пиротехника әйбере төрелмәсендә шулай ук яраклылык срогы, саклау һәм утильләштерү буенча киңәшләр, шулай ук җитештерүченең яисә вәкаләтле эш башкаручының адресы яки телефоны (Россия предприятиеләре өчен) күрсәтелергә тиеш.

 Киңәшләр:

1. Төрелмә-савыты яньчелгән-ертылган әйберләрне сатып алмагыз.

2. Һәр пиротехника әйберенә пиротехника әйберләренең хәтәре һәм аларны куллану буенча чикләүләр турында тексты аерым шрифт белән күрсәтеп бирелгән инструкциясе (пиротехника әйберен куллану (аннан файдалану) буенча) кушып бирелергә тиеш. Инструкция пиротехника әйберендә яки төрелмәсе-савытында әҗиңел укыла торган шрифт белән рус телендә язып куела.

3. Яраклылык срогы чыккан әйберләрне сатып алмагыз һәм алардан файдаланмагыз.  Чөнки мондый фейерверк-салютлар бик зур хәвеф-хәтәр белән янарга мөмкин.

4.  Фейерверкларны коры урында, үзенең төрелмәсендә саклау кирәк. Пиротехника әйберләрен салкынча, дымлы яки, киресенчә, эссе коры бүлмәдә (һава температурасы+30°Cтан артыграк булган шартларда), тиз кабынып китә торган әйберләр һәм матдәләр, шулай ук җылыткычлар янәшәсендә саклау тыела.

5. Кышкы һавада дым тарткан  фейерверкларны җылыту приборлары өстенә куеп яки җылыткычлардан файдаланып киптерү катгый төстә тыела.

6. Көчле җилдә пиротехника әйберләрен кулланмаска тырышыгыз.

Законның 18 статьясы нигезендә, товарда кимчелекләр ачыкланган очракта, сатучы алар турында алдан кисәтеп куймаган булса, кулланучы, үз теләгенә карап, түбәндәгеләр арасыннан берсен таләп итүгә хокуклы:

  • шундый ук маркадагы (шундый ук модель һәм (яки) артикулдагы) башка товарга алыштыруны таләп итүгә;
  • сатып алу бәясен тиешенчә яңадан исәпләтеп, башка маркадагы (модель һәм (яки) артикулдагы) шундый ук товарга алыштыруны таләп итүгә;
  • сатып алу бәясен тиешенчә киметүне таләп итүгә;
  • товардагы кимчелекләрне кичекмәстән бушлай юкка чыгаруны яки кулланучы яисә өченче зат тарафыннан кимчелекләрне юкка чыгару чыгымнарын каплауны таләп итүгә;
  • сату-алу килешүен үтәүдән баш тартуга һәм товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итүгә. Кулланучы сатучы таләбе белән һәм аның хисабына кимчелекле товарны кире кайтарырга тиеш.

 

Шул ук вакытта кулланучы үзенә сыйфатсыз товар сатылу аркасында китерелгән кимчелекләрне тулысынча каплауны таләп итүгә хокуклы. Зыян бу Законда кулланучының тиешле таләпләрен канәгатьләндерү өчен билгеләнгән срокларда каплана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International