Бүләк алу күңелле!

2017 елның 13 декабре, чәршәмбе

Яңа ел күпләребез өчен гадәттә йомгак ясау вакытына әйләнә. Без барыбыз да, үзебез дә белешмәстән яки белешеп, узган елда нәрсәләргә ирештем соң, дигән сорауга җавап табарга тырышабыз. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы да укучыларның кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерү буенча башкарылган эшләре белән горурлана. Ә мәктәпләр, үз чиратында, укуда югары нәтиҗәләргә ирешкән укучылары һәм аларга белем биргән укытучылары белән мактана ала.

Инде менә берничә ел рәттән Яңа ел алдыннан үз мәктәпләрен данга күмгән укучыларны да, шул исәптән “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага республика олимпиадасы призерларын бүләкләү тантаналары уздырыла.

Яшь буын үз хокукларын белә. 2017 елда  4000нән артыграк укучы олимпиадада катнашты. Олимпиаданың соңгы – өченче этабына бөтен республика күләменнән 65 укучы узды. Шул ук вакытта Балык Бистәсе районыннан нибары ике кызга: Котлы-Бөкәш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 «Б» сыйныфы укучысы Закирова Гүзәл Илнур кызына һәм Юлсубино төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфы укучысы Кәримуллина Гөлзидә Фәнис кызына гына мондый бәхет елмайды.

Гүзәл Закирова “Куллану белемен өйрәнүдәге уңышлар өчен” номинациясендә, ә инде Гөлзидә Кәримуллина “Куллану белемнәрен үзләштерүдәге активлык һәм максатка омтылышлылык” номинациясендә республика олимпиадасы призерларына әйләнде.

Без бу уңган кызларның ирешелгәннәре белән генә тукталып калмавына, киләсе елда – 10 нчы класска күчкәч, олимпиадада яңа көч-дәрт һәм кәеф-рух белән катнашуларына ышанабыз.

Казан территориаль органы начальнигы М.И. Егорова олимпиада призерларына тантаналы шартларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Й.Әхмәтханов имзалаган грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Ә инде укучыларны олимпиадага әзерләгән укытучылар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Балык Бистәсе районыннан катнашучылар саны артуның Балык Бистәсе мәгариф бүлеге хезмәткәрләренең актив ярдәменә бәйле булуын да билгеләп үтәргә кирәк.

Шуны истә тотып, Татарстан Республикасында куллану белеме системасын үстерүгә өлеш керткән өчен Балык Бистәсе районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге методисты Әхмәтҗанова Фирая Гомәр кызы һәм Балык Бистәсе районының Котлы-Бөкәш урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Сәлахиев Нәкыйф Юныс улы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

М.И.Егорова зур уңышка ирешүләре өчен яшь җиңүчеләргә, шулай ук укучыларны “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча республика олимпиадасына әзерләүдә актив катнашкан укытучыларга җылы рәхмәт сүзләре ирештерде.

Тантанада катнашучыларның һәммәсе талантлы балаларга ярдәм иткән өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе исеменә рәхмәт белдерде.

Котлыйбыз! Яңа уңышлар һәм җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International