Бәйрәмнәр: эш, ял, закон бозу...

2018 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә административ хокук бозуның 6 очрагын ачыклап, барлыгы 116,24 литрдан артыграк күләмдә алкогольле продукцияне легаль булмаган әйләнештән алды.

Бөгелмәдә Казахстан хәмерен әйләнештә йөртүнең ике факты билгеләнде:   нәтиҗәдә 105 литр күләмендә законсыз продукция тартып алынды.

Азнакайда ике гражданин үз автомобильләреннән сыра сатып яткан чагында “кармак”ка эләкте.

Төнге сәгатьләрдә сыра сатуның ике факты теркәлде: «Райхан» кибетендә (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Лениногорск ш., Шашин ур.) һәм «Вика» кибетендә (адресы: Әлмәт ш., Гафиатуллин ур., 4В).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International