Татарстан Республикасы Президенты Әлмәттә булды

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

7 февраль көнне ТР Президенты катнашында Әлмәт депутатларының хисап сессиясе булып узды.

Рөстәм Миңнеханов иң элек Рус Акташы авылында Токарликов исемендәге агрохолдингның мөгезле эре терлек асрау буенча товарлыклы-сөтчелек комплексында булды.

Шуннан соң Президент Әлмәт район советының егерме алтынчы сессиясе һәм Әлмәт шәһәр советының егерме сигезенче утырышы эшендә катнашты.

Эш башланганчы, Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче затлар районның коммуналь техника, авыл хуҗалыгы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе белән танышты.

Аеруча әһәмиятле эшләнмәләр һәм проектларга багышланган күргәзмә стендлар белән дә таныштыру булды: Президентка сәнәгать, медицина, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт өлкәләрендәге казанышлар турында сөйләп үтелде.

Үзәк мәйданда исә җирле җитештерүчеләр товарлары күргәзмәсе-сату оештырылды. Анда Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International