2018 елның 9 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Арча шәһәрендә «Аргамак» ҖЧҖнең «Аргамак» сәүдә объектында «Татспиртпром» АҖнең хәмер продукциясе буенча күргәзмә-дегустация үткәрде.
Кулланучылар дегустациясенә түбәндәге продукция тәкъдим ителде: Граф Ледофф Арктик аракысы (GRAF LEDOFF ARCTIC); Водка Голубое озеро-природная водка. Арктическая; Лесная аракысы; «Your Choice Whisky» виские; TUNDRA BITTER десерт ликеры; VIGROSSO шәрабе, «Классический» спиртлы эчемлеге (перегон); Людовик коньягы һ.б.
Күргәзмә-дегустация үткәрү барышында кулланучылар тәкъдим ителгән продукциянең сыйфатын югары бәяләде.
Кыскасы, күргәзмә җирле продукцияне халыкка таныту өчен менә дигән мөмкинлеккә әйләнде.