Казан шәһәре Мәскәү районының 20 нче мәктәбендә очрашу

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Казан шәһәре Мәскәү районының 20нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән очрашу үткәрде.

Дәрес кулланучылар хокукларын яклау һәм бу өлкәдә закон таләпләрен үтәү мәсьәләләрендә балаларның аң-белемнәрен үстерү максатыннан чыгып уздырылды.

Укучылар шулай ук Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең килеп чыгу тарихы белән таныштырылды.

Бу көн ел саен 15 мартта билгеләп үтелә. Россиядә Кулланучылар хокукларын яклау көне 1992 елның 7 февралендә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” № 2300-1 Закон кабул ителгәннән соң халыкта танылу алды.

Бу көн беренче тапкыр 1983 елның 15 мартында, халыкара календарьда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне буларак билгеләнгәч, бәйрәм ителде. Шуннан бирле ул һәр ел саен билгеләп үтелә. Бәйрәм чаралары ел саен билгеле бер темага  (аны Бөтендөнья кулланучылар берлекләре оешмасы билгели) багышлап уздырыла.

Бөтендөнья кулланучылар берлекләре оешмасы – бәйсез коммерциясез оешма. Ул  1961 елда оештырылып, кулланучылар хокукларын яклау проблемалары белән шөгыльләнүче 72 илнең 180нән артыграк иҗтимагый һәм дәүләт оешмасын берләштерә.

 2018 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне “Санлы форматтагы базарларны гадел һәм намуслыга әйләндерәбез” дигән девиз белән узачак.

Бүген электрон коммерция икътисадның иң динамикалы төстә үсеп килүче өлкәләреннән берсе булып тора. Аңа интернеттан файдаланучы бик күп кешеләр җәлеп ителгән.

Санлы форматтагы технологияләр күп кенә хезмәт күрсәтүләр һәм продуктлар характерын үзгәртте, чөнки программалар торган саен камилләшә, аларга күбрәк товарлар кертелә. Хезмәт күрсәтүләр һәм товарларга интернет аша түләү мөмкинлекләре генә түгел, бәлки торак-коммуналь хезмәтләр, мобиль элемтә һәм интернет өчен автомат рәвештә түләү мөмкинлекләре дә киңәя.

Шул ук вакытта базарда катнашучы кайбер намуссызлар үзләренә максималь табыш алу максатыннан кулланучыларның хокукый яктан белемсезлегеннән файдаланып калырга маташа. Шуңа күрә интернет-технологияләрнең бөтен спектрыннан файдалану белү, челтәрдә товарлар (эшләр, хезмәтләр күрсәтү) турында мәгълүматларны таба алу, аларны дөрес бәяләү һәм  интернет-кибеттән товарларны аңлы рәвештә сайлап алу, шулай ук виртуаль куркыныч-янаулардан саклану күнекмәләренә ия булу өчен кулланучыларның санлы формат технологияләре өлкәсендә аң-белемнәрен үстерү кирәк.

Балалар белгечебез чыгышын бик зур игътибар белән тыңлагач, сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны (шул исәптән интернет аша сатып алынган товарны) кире кайтару һәм башкасына алыштыру шартлары буенча кызып-кызып фикер алышты.

Очрашу азагында укучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл кылу турында мәгълүматлар урын алган продукция таратылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International