Лениногорск шәһәрендә яшәүче ханымның “Химчистка”га зары

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

Лениногорск шәһәрендә Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәренә Н. дигән бер ханым “химчистка” хезмәте күрсәтүдән зарланып мөрәҗәгать итте.

Баксаң, ханымның язга әзерләп-чистартып кую өчен “химчистка”га биргән пәлтәсе утырып, төп-төгәл 2 үлчәмгә кечерәеп калган икән.

“Химчистка”ның кабул итүчесе ханымның эштән чыккан пәлтәсе өчен  акча түләү таләбен ишетергә дә теләмәгән. Шул сәбәпле Н., бу очракта нинди хокукларга ия булуына төшенү өчен, белгечебезгә мөрәҗәгать итәргә булган.

“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 35 статьясы нигезендә, кулланучыдан кабул итеп алынган әйбер өлешчә яки тулысынча югалтылган (зыян килгән) очракта, эш башкаручы өч көн вакыт эчендә бу әйберне шундый ук сыйфатлы охшаш материалга (әйбер) алыштыруга һәм, кулланучы теләгенә карап, акылга сыешлы срокта әйберне охшаш материалдан (әйбер) эшләп бирүгә, ә шундый ук сыйфатлы охшаш материал (әйбер) булмаганда – кулланучыга югалтылган (зыян китерелгән) материалының (әйбер) бәясен икеләтә каплауга, шулай ук кулланучы чыгымнарын каплауга бурычлы.

“Химчистка”ның гадәттә зыян китерелгән әйберне шундый ук башкасына алыштыру мөмкинлегенә ия булмавы сәбәпле, шундук әйбернең бәясен икеләтә каплау таләбе куярга мөмкин. Товарның бәясен раслаган чеклар булмаган очракта, экспертиза бюросыннан товарның базардагы уртача бәясе турында бәяләмә алырга була.

Кулланучыга “Химчистка”га претензия язарга ярдәм ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International