Партнерлар очрашуы

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органының кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халык арасында мәгълүмати-аңлату эше алып баруда бик тә ышанычлы партнер булып Казан шәһәренең бушлай таратыла торган «Ва-банк» газетасы тора.

13 февраль көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре газетаның баш редакторы Гудихина Вера Гурамовна белән очрашты.

Әңгәмә барышында ике оешманың үзара хезмәттәшлегендә мөһим мәсьәләләргә кагылып үтелде. Ә инде максат – ул да булса кулланучылар өчен популяр һәм мөһим темаларны массакүләм мәгълүмат чараларында киңрәк яктырту.

Казан территориаль органы белән «Ва-банк» газетасы редакциясе арасында иңгә-иң торып хезмәттәшлек алып барылуын әйтеп үтәргә кирәк: Казанда яшәүчеләрнең газетага җибәрелә торган  кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләренә кагылышлы күп кенә сораулары турыдан-туры Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренә тапшырыла.

Шулай итеп, быел базарларда сыйфатсыз товарны сыйфатлысына алыштыру проблемасына юлыккан 3 кешегә һәм автомобиль сатып алганда иминиятләштерү хезмәтләре күрсәтү рәсмиләштерелгәндә хокуклары санга сугылмаган 2 кешегә консультация бирелде инде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре очрашуга газетаның башка укучылары һәм хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле темаларга багышланган буклетлар алып килде.

Алга таба да нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өметләнеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International