Сатучыларның сәүдә белемнәрен чарладык

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Бүгенге базар икътисады предприятиеләр арасында даими көндәшлекне күздә тота.  Ә предприятиеләрнең төп бурычы – кыска гына вакыт эчендә зур табыш алу. Кызганычка, бу максатка ирешү өчен кайбер предприятиеләр төрле хәйләгә, шул исәптән сыйфатсыз чимал сатып алу юлы белән чыгым күләмен киметү хәйләсенә керешә. Шул сәбәпле дәүләт намуссыз эшмәкәрләргә карата билгеле бер йогынты чарасын - “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законны уйлап тапты.

2018 елның 14 февралендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Әтнә районының «Затлы» сәүдә үзәгендә сатучылар һәм эшмәкәрләр өчен өйрәтү характерында чара үткәрде. Чарага җыелган халыкка Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы нигезендә аңлатмалар бирелде. Аерым алганда, сатудагы товарларга бәя белешмәлекләрен һәм кулланучы почмагын эшләү кагыйдәләре, сатучы һәм товарлар турында мәҗбүри һәм дөрес мәгълүматларны күрсәтү, оешманың алтактасын һәм рус телендә товарлар турында мәгълүматлар булдыру зарурилыгы, сыйфатсыз товарлар аркасында кулланучылар белән килеп туган бәхәсләрне хәл кылу юллары аңлатылды.
Чаралар куллану базарында эшләүче эшмәкәрләр һәм сатучыларның хокукый яктан аң-белемнәрен үстерү (шул исәптән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча) максатыннан чыгып уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International