Кулланучыларга Күп функцияле үзәкнең ТР Әтнә районы филиалында консультацияләр бирелде

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

2018 елның 14 февралендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Күп функцияле үзәк дәүләт бюджет учреждениесенең ТР Әтнә районы филиалында кулланучылар-гражданнар өчен консультация пункты оештырды.

Мөрәҗәгать иткән гражданнарга кулланучылар хокукларын яклау турында закон, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре  кыскача гына бәян ителде, шуннан соң сорауларына җаваплар бирелде. Кулланучы хокуклары санга сугылмаганда кибеткә дөрес итеп претензия язып тапшыру кагыйдәләре; куллану базарында катнашучыларның хокуклары һәм бурычлары аңлатылды. Азык-төлек, кием-салым, көнкүреш техникасы сыйфаты буенча әңгәмә үткәрелде.

Мөрәҗәгать итүчеләрнең һәммәсенә куллану базары өлкәсендә бик күп мәсьәләләргә ачыклык керткән мәгълүмати брошюралар тапшырылды.

Әйтергә кирәк, халык белән эшләүнең әнә шундый формасы гражданнарның хокукый яктан аң-белемнәрен үстерүгә, санга сугылмаган кулланучы хокукларын урында ук торгызуга  ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International