110 нчы лицейның өлкән сыйныф укучылары белән очрашу уздырдык

2018 елның 16 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре  Казан шәһәре һәм ведомство карамагындагы районнарның урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә бик еш була.

Әнә 15 февральдә мәктәп укучылары белән очрашуларның чираттагысы уздырылды. Бу юлы Казан шәһәренең “110 нчы лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең чыгарылыш – унберенче сыйныфында укучы егет-кызлар куллану базарында кулланучы буларак үз хокукларыңны ничек якларга икәнлеге турында семинар-лекция тыңлады.

Балалар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгеченең, сыйфатсыз товар сатып алганда ничек дөрес итеп претензия тутырырга; үлчәме, формасы, габаритлары һәм башка параметрлары буенча яраксыз булып чыккан нинди товарларны башкасына алыштырырга була;  техник яктан катлаулы товарлар – нәрсә ул һәм сыйфатсыз товарны алыштыру яки кире кайтару очрагында товарларның әлеге категориясе өчен нинди сроклар билгеләнгән, дигән сорауларга җавапларын бик зур кызыксыну белән тыңлады.

Чарада белгечебез, үрнәкләр китереп, кулланучы хокуклары турында сөйләп кенә калмыча, бәлки кулланучы хокуклары санга сугылмаган очракта нинди гамәлләр кылырга кирәклеген дә аңлатты.

Әңгәмә азагында егет-кызларга, үзләренә укып чыгу, шулай ук гаиләсе әгъзаларына да укыту өчен, кулланучылар хокукларын яклау темасына буклетлар өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International