Сөләйдә закон бозучылар йоклап ятмый

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре хосусый эшмәкәр Г.А.Махиянованың «Продукты» кибетендә (адресы: Әлмәт районы, Сөләй авылы, Совет урамы, 36 б й.) Эчке эшләр идарәсе участковые белән берлектә хәмер продукциясен, тәгаенләп әйткәндә, сыраны  тыелган вакытта сату фактын ачыклады. Кибет хуҗасы, табыш артыннан куып, көне-төне хәмер сатарга әзер. Әмма кибет мәйданы закон нигезендә тиешле лицензия сатып алу мөмкинлеге бирми, чөнки 25 квадрат метрдан кимрәк. Шуңа күрә ул, лицензия алу мөмкинлеге булмауга үч итепме, “гаделлек”не үзенчә торгызасы иткән, күрәмсең.

Әлеге факт буенча РФ КоАП нигезендә административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International