“Балаларны тормыштан артта калдырасы килми”

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

16 февраль көнне Казан шәһәре Совет районының Дәрвишләр бистәсендә урнашкан 140 нчы гимназиядә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре өлкән сыйныфлар укучылары белән очрашу үткәрде.

“Балаларны тормыштан артта калдырасы килми!” – дип каршылады Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрен Казан шәһәренең 140 нчы гимназиясе директоры  Венидикт Евгеньевич Красильников.

Әмма әле балалар белән очрашканчы, гомуми белем бирү учреждениесе җитәкчесенең тәкъдиме белән ике оешма вәкилләре катнашында “Түгәрәк өстәл” үткәрелде.

“Түгәрәк өстәл”дә гимназия укучыларын кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар белән таныштыруга кагылышлы уртак эшчәнлек йомгаклары каралды, шулай ук бу өлкәдә хезмәттәшлек итү буенча яңа планнар һәм проектлар билгеләнде.

Мәсәлән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләренә гимназиядә үткәрелеп килә торган ата-аналар җыелышларында катнашырга тәкъдим ителде.

140 нчы гимназия укучылары һәм аларның ата-аналары белән уртак чаралар планы – әлегә килештерүдә. Шул ук вакытта хезмәткәрләребез, куллану базарында хәл ителмәгән мәсьәләләр ничек тә азрак калсын өчен, мәктәпкә тапшыру максатыннан, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле темаларга кагылышлы матбугат продукциясен туплау белән мәшгуль.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International