Территориаль сайлау комиссиясе әгъзасы Галиева Кадрия Габдрахман кызы

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

Галиева Кадрия Габрахман кызы 1978 елның 18 гыйнварында Казахстанның Актау шәһәрчегендә эшчеләр гаиләсендә дөньяга килә. Энекәше белән дус-тату гаиләдә үсә. Кадрия балачактан ук ачык күңелле, мәрхәмәтле кызчык, әти-әнисенең ышанычлы ярдәмчесе була.

 1994 елда әти кешенең авырып китүе сәбәпле гаилә Кадриянең әнисе туып-үскән төбәккә – Баулы районына күченә. Тормышның бик катлаулы, матди хәлнең авыр булуына карамастан, хезмәт сөючән тырыш гаилә сынмый-сыгылмый.

Кадрия  1995 елда 6 нчы урта мәктәпне тәмамлагач, Октябрьскиның икътисадый көллиятенә укырга керә һәм 1998 елда уку йортын уңышлы тәмамлап, “икътисадчы” белгечлегенә ия була.

2000 елда бердәнберен табып, кияүгә чыга. Әмма Кадрия – җиңел юллар эзли, ирешелгән кадәресендә тукталып кала торган ялкау кеше түгел. Белгечлеге буенча югары белем алу өчен ул Башкортстан дәүләт аграр университетының читтән торып белем алу бүлегенә укырга керә.

Кадрия үзенең хезмәт эшчәнлеген 2001 елда Баулы шәһәре кулланучылар хокукларын яклау комитетында белгеч вазыйфасында башлап җибәрә. 2003 елда  Татарстан Республикасы Сәүдә һәм тышкы икътисадый эшчәнлек министрлыгы каршындагы бүлеккә күчерелә. Ә инде 2005 елдан бүгенгәчә – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәре.

Кадриянең ире Рөстәм дә, үзе кебек үк, бик тә хезмәт сөючән, изге күңелле, тыйнак кеше. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, өйләнеп, Төньякта бораулаучы булып эшли башлагач, Мәскәү шәһәре югары уку йортында читтән торып белем ала. Хәзер инде технолог вазыйфасында Сургут шәһәрендә вахта ысулы белән эшли, яшьләрнең алыштыргысыз остазы булып тора.

Эшләгән, укыган арада бу тату гаиләдә бер-бер артлы сабыйлар дөньяга килә. Аларның өч кызы бар. Иң олысы – 16, уртанчысы – 11 яшьтә, ә төпчегенә әле нибары 2 яшь кенә. Йорт төзеп куйганнар, шәхси ярдәмче хуҗалыклары бар. Диванга кырын ятып кына ял итүне күз алдына да китерә алмыйлар. Урманга җиләккә, гөмбәгә йөрергә яраталар, ире балык тотуга бик әвәс.

Кадриянең әнисе дә – шәһәребездә ихтирамлы кеше. Пенсия яшендә булуына карамастан, әле һаман эштә – инвалидлар җәмгыяте рәисе булып тора.

2014 елда К.Г.Галиева киңәшләшү тавышы хокукы белән Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының территориаль сайлау комиссиясе әгъзасы итеп билгеләнде. Хәзерге вакытта бу вазыйфасында икенче срок уза инде.

Сайлау кампанияләре чоры – Кадрия өчен чып-чын “урак өсте”.

Сайлау комиссиясенә бигрәк тә сайлау көнендә бик күп эшләргә туры килә. Участок сайлау комиссияләрендә тавышларның санап бетерелүен көтеп, китерелгән беркетмәләрне тикшереп, шуннан соң йомгаклау беркетмәсен төзеп, таң атканы да сизелмичә кала. Сайлау комиссиясе әгъзалары башкалар эшкә барганда өйләренә таралыша гына әле.

Әмма гаиләсе әгъзалары  Кадрияне аңлый, аңа ничек тә ярдәм итәргә тырыша,  территориаль сайлау комиссиясе эшендә катнашуын Россия Федерациясе гражданинының мактаулы бурычы буларак кабул итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International