Арча районы Яңа Кенәр авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

2018 елның 19 февралендә ТР Арча муниципаль районының Яңа Кенәр авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды. Кабул итүне ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров үткәрде. Чарада шулай ук  ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре З.Р.Гыйльметдинова катнашты. Кабул итүгә авыл халкы, авыл җирлеге хезмәткәрләре җыелды һәм Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Р.А.Фәхретдинов килде.

Гражданнарга торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре, шулай ук сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару мәсьәләләре буенча киңәш-табышлар бирелде. Гомумән, мөрәҗәгать итүчеләрнең һәркайсына квалификацияле консультация ярдәме күрсәтелде. Авыл халкын, сыйфатсыз товар сатып алганда нишләргә, таләпләр кую, экспертиза үткәрү һәм техник яктан катлаулы товарларга диагностика ясау сроклары нинди, дигәнрәк сорауларга җаваплар кызыксындырды, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча да консультацияләр бирелде. Моннан тыш алкогольле продукцияне сату өлкәсенә кагылышлы сораулар булды. Аралашу барышында суд тәҗрибәсеннән мисаллар китерелде.

Территориаль орган хезмәткәрләре гражданнарны мондый чараларда активрак катнашырга, үзләренең юридик белемнәрен үстерү өчен компетентлы белгечләрдән бушлай киңәш-табышлар алу мөмкинлегеннән ничек тә тулырак файдаланырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International