Йомгак ясарга вакыт!

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

20 февраль көнне Чаллы шәһәрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Ф.Г.Хамматов катнашында “Чаллы территориаль органының 2017 елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2018 елга бурычлары турында” киңәшмә булып узды. Анда ведомство карамагындагы районнарның башкарма комитетлары, Эчке эшләр министрлыгы идарәсе бүлекләре, суд приставлары хезмәте бүлекләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе һәм «Алкоторг» ҖЧҖ вәкилләре катнашты.

Чарада Чаллы территориаль органы начальнигы Г.Т.Вафина “ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органының 2017 елдагы лицензия һәм контрольлек-инспекция эшчәнлеге йомгаклары турында” доклад белән чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында түбәндәгеләрне билгеләп үтте: “2018 елның 1 гыйнварына  1373 сәүдә объектында 225 оешма, шул исәптән җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтүче  112 оешма алкогольле продукцияне ваклап сату белән шөгыльләнә. 2017 елда лицензияләр рәсмиләштергән өчен 10 470  мең сум күләмендә дәүләт пошлинасы республика бюджетына кабул итеп алынды. 2017 елда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы хезмәткәрләре алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законны бозуның  611 очрагын ачыклады. Салынган штрафлар күләме  1625,5 мең сум тәшкил итә.”

Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Р.Г.Прилукова “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” дәүләт программасын үтәү турында сөйләде.

Ә инде алкогольле продукция кертүгә контрольлек итү бүлеге начальнигы Е.Б. Солощенко  ваклап сатуга алынучы алкогольле продукцияне контрольлектә тотуга йомгак ясады.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге начальнигы В.Ф.Минһаҗев һәм автомобиль төзүчеләр шәһәренең эшмәкәрлекне үстерү һәм аңа ярдәм итү идарәсе начальнигы Г.В.Гыйләҗева алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешенә киртә кую эше турында сөйләп үтте.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Гәптелбәр улы Хамматов исә Чаллы территориаль органы эшчәнлеген бәяләп, 2018 елга территориаль орган коллективы алдына бурычлар билгеләде.

Чара азагында территориаль орган җитәкчесе урынбасары  Муллина Лилия Раиф кызы намуслы, нәтиҗәле, тел-теш тидергесез хезмәт эшчәнлеге өчен “Аерым хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнде. Ә инде Гаянова Алинә Фирхәт кызына,  Каланцова Лариса Викторовна, Касыймов Азат Рөстәм улы, Фәрхуллина Галия Азат кызына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенең Рәхмәте бедерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International