Югары Ослан районында чаралар

7 март 2018 ел., чәршәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Югары Ослан районында чаралар үткәрде.

2018 елның 5 мартында Югары Ослан гимназиясенең 8-11 сыйныф укучылары өчен гимназия укытучылары катнашында кулланучылар дәресе үткәрелде. Территориаль орган белгечләре чарада катнашучыларны “Санлы форматтагы базарларны гадел һәм намуслыга әйләндерәбез” дигән девиз белән үтәчәк Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне турында мәгълүматлар белән таныштырды. Балаларга, товарлар сатып алганда һәм хезмәтләр күрсәтелгәндә килеп чыгу ихтималы булган конкрет мисаллар китереп, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының  5,10,18,20,29 статьялары аңлатылды.

Шулай ук Югары Ослан районының Түбән Ослан авыл җирлеге белгечләре белән өйрәтү характерындагы семинар үткәрелде. Аларны, кибетләрдә товар ассортиментының күп төрле һәм продукция җитештерүчеләрнең күп булуы сәбәпле, азык-төлек продуктларының сыйфатына кагылышлы мәсьәлә кызыксындырды. Товарлар сатып алганда иң элек товар төрелмәсенә игътибар итү, товар, аның составы турында мәгълүматлар белән танышу зарурилыгы буенча киңәш-табышлар бирелде.

 Үткәрелгән чараларда территориаль орган белгечләре актуаль темалар буенча кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар аңлатылган буклетлар таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования