Мәгълүмат-хокук сәгате

12 март 2018 ел., дүшәмбе

6 март көнне Түбән Кама шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган “Без барыбыз да – кулланучылар” дигән мәгълүмат-агарту сәгате булып узды. Мәгълүмат көнен китапханәнең хокукый мәгълүматлар үзәге белгечләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре, “ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге” ФГУЗ Түбән Кама шәһәрендәге филиалы, “Федераль суд Экспертлары” коммерциясез партнерлыгы вәкиле белән берлектә уздырды. Чарага теләгендә булган барча халык, шул исәптән Түбән Кама эретеп-ябыштыру һәм политехника көллиятләренең 1 һәм 2 курс студентлары чакырылды. Программага “Акыллы кулланучы” дигән темага китап күргәзмәсе, шулай ук, мультимедиа мөмкинлекләреннән файдаланып, “Санлы форматтагы базарларны гадел һәм намуслыга әйләндерик”, “Интернетта товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алганда ничек хаталанмаска?” дигән темалар буенча  белгечләр чыгышлары кертелгән иде.

Чарага җыелган халыкка дистанция ысулы белән товар сатучы сатучының, товарны кире кайтару зарурилыгы килеп  чыгу ихтималын күздә тотып, товарны кире кайтару өчен адресын, шулай ук үзенең юридик адресын күрсәтергә тиешлеге аңлатылды. Сатып алучыга, товарның нәкъ менә үзенә кирәклесен сайлап алу мөмкинлеге тудыру өчен, товар турында тулы мәгълүматларның күрсәтелергә тиешлеге билгеләп үтелде. Моннан тыш дистанция ысулы белән сатып алынган товарны кире кайтару срокларына кагылып үтелде. Гражданнар үзләрен кызыксындырган сораулары белән мөрәҗәгать итте. Аларга конкрет мисаллар китереп җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования