“Татарстанныкын сатып ал!” дигән күргәзмә-дегустацияләр узды

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

Республикабызда җитештерелгән алкогольле продукцияне халыка киңрәк таныту максатыннан, “Татарстанныкын сатып ал!” акциясе кысаларында, Татарстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукцияне дегустацияләү чаралары булып узды. Күргәзмәләрне   «Алкоторг» ҖЧҖ вәкилләре Баулы шәһәренең «Эссен-плюс» универсамында һәм Лениногорскиның «Эссен» гипермаркетында үткәрде. Күргәзмәләргә, аз хәмерле эчемлекләрдән алып, чагыштырмача арзан бәяле һәм яхшы сыйфатлы вискига кадәр, продукциянең киң ассортименты тәкъдим ителде.

Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен үткәрү кысаларында әлеге чараларда актив катнашты. Чарага җыелган халык өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегенә кыскача күзәтү ясалды, аның бурычлары һәм функцияләре, республика кулланучысына легаль булмаган хәмер килеп эләкмәсен өчен нинди контрольлек чаралары үткәрелүе турында сөйләп үтелде. Моннан тыш сәүдә хезмәткәрләре өчен, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законны аңлатып, өйрәтү характерындагы чара оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International