Базарда дежур тору

13 март 2018 ел., сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан гражданнарны кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмати һәм консультация ярдәме белән тәэмин итү буенча акцияләр үткәрде.

 Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре «Универмаг» сәүдә үзәгендә чара үткәрү барышында кулланучылар өчен мәгълүмати буклетлар, территориаль органның визит карточкаларын өләште.

Чараларның төп максаты – кулланучылар игътибарын үзләрендә дөрес күнекмәләр булдыруга җәлеп итү.

Сәүдә үзәге территориясендә эшләүче эшмәкәрләр, сатучы һәм сатып алучылар дежур торган чагында белгечебезнең гражданнарга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законны үтәү мәсьәләләре буенча, шулай ук эшмәкәрләргә сәүдә кагыйдәләрен үтәү зарурилыгы мәсьәләләре буенча киңәш-табышлар бирүенә инде күптән күнекте. Шуңа күрә ике як та сорауларын алдан ук әзерләп куя.

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкны агарту кулланучыга товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне куллану базарында үзен ышанычлырак хис итү; товарлар сатып алу һәм хезмәт күрсәтүләргә заказлар бирүгә карата җентекләбрәк, уйлабрак якын килү мөмкинлеге бирә, шулай ук товарлар сатып алуга, хезмәтләр күрсәтүгә килешүләр төзүгә бәйле бәхәсле хәлләр килеп туганда гражданнарга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законы нигезләмәләрен мөстәкыйль куллануга карата кызыксындыру тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования