Кайбыч районында чаралар үткәрелде

2018 елның 13 марты, сишәмбе

2018 елның 6 мартында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар планын үтәү йөзеннән, Кайбыч районы Колангы станциясендә “Алга” ҖЧҖ, хосусый эшмәкәр Т.Г.Нурмөхәммәтова кибетләрендә “Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон таләпләрен үтәү” мәсьәләсе буенча семинар-уку үткәрде. Куллану базары вәкилләренә тиешле мәгълүматларны кулланучылар игътибарына үзвакытында җиткерүне, шулай ук кулланучылар хокукларын яклауны җайга салучы закон таләпләрен тайпылышсыз үтәүне тәэмин итү тәкъдим ителде. Шулай ук Кайбыч районы Колангы авыл җирлеге белгечләре белән өйрәтү характерында семинар үткәрелде. Продукция ассортименты бик киң һәм продукция җитештерүчеләр бик күп булганлыктан, аларны иң элек ризыкларның сыйфат мәсьәләсе кызыксындырды. Товарлар сатып алганда төрелмәсенә игътибар итү һәм товар,  аның составы турында мәгълүматлар белән танышу зарурилыгы аңлатылды. Чарада катнашучыларга техник яктан катлаулы сыйфатсыз товарлар сатып алганда кулланучылар хокуклары һәм бурычлары; кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү сроклары; сыйфатлы катлаулы техниканы алыштыру һәм санга сугылмаган хокуларны яклап кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында мәгълүматлар ирештерелде. Сатучы яки эш башкаручы, хезмәтләр күрсәтүче кулланучыларның законлы таләпләрен хәл кылудан баш тарткан очракта территориаль орган белгеченә мөрәҗәгать итәргә кирәклеге, аның бу мәсьәләне хәл кылуда квалификацияле консультация бирә алуы турында сөйләп үтелде. Шулай ук ТР  “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы темасы, бүлектә теркәү, аннан файдалану һәм хәмер базары өлкәсендә закон бозу турында уведомление тапшыру мөмкинлеге  мәсьәләсе дә игътибардан читтә калмады.

Чаралар үткәрү барышында  гражданнарга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә актуаль темалар буенча гамәлдәге законнар аңлатылган брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International