Сатучыларны өйрәттек

2018 елның 13 марты, сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе алдына куелган өстенлекле бурычларның берсе – кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкның аң-белемнәрен үстерү. Ә инде гражданнарның хокукый аңын үстерү, аларны куллану культурасы күнекмәләренә өйрәтү максатыннан алып барыла торган мәгълүмати-агарту эшенең төп юнәлешләреннән берсе булып эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларының хокукый яктан аң-белемнәре дәрәҗәсен үстерү тора.

Шуны истә тотып, Түбән Кама территориаль органы Түбән Камада «1000 мелочей» кибете җитәкчелегенең соравы буенча “Сатучылар компаниясе мәнфәгатьләрендә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” закон практикасы” дигән темага өйрәтү характерында семинар уздырды. Әлеге компаниянең төп бурычларыннан берсе – профессионализм. Шуңа күрә кибет хезмәткәрләре даими рәвештә квалификация күтәрүгә юнәлдерелгән өйрәтү характерындагы чараларда һәм тренингларда катнаша. Клиентның һәрвакытта да яхшы сервис алуы өчен кирәк бу.

Очрашуда, милек формаларына бәйсез рәвештә, сәүдә оешмаларының эшчәнлеген хәл кылу тәртибенә карата төп таләпләр (сәүдә кагыйдәләрендә бәян ителгән) буенча фикер алышу булды. Әлеге кагыйдәләр Россия Хөкүмәтенең    19.01.1998 ел, №55 карары белән билгеләнгән, һәм алар илнең бөтен территориясендә гамәлдә булып килә. Кагыйдәләр таләпләрен үтәмәү административ җаваплылыкка китерә. Ә инде аны куллану предприятиегә һәм аның җитәкчеләренә штрафлар салуда чагылыш табарга мөмкин.

Сәүдә оешмасы хезмәткәрләре үзләрен кызыксындырган сорауларны алдан ук әзерләп куеп, белгечләребез белән бергә һәр конкрет очракны бәйнә-бәйнә карады-өйрәнде. Әйтик, кулланучыдан мөрәҗәгать кергән – баксаң, ул токмач кисү җайланмасын сатып алган һәм файдалана башлагач кына аның үзенә кирәк түгеллегенә төшенгән. Шуннан ханым, товар сатып алганнан соң ике көн узгач, әнә шундый сәбәп белән, акчасын кичекмәстән кире кайтаруларын таләп итеп, кибеткә мөрәҗәгать иткән.  “Килеп туган мондый хәлдә безгә нишлисе иде соң?” – дип кызыксынды кибет хезмәткәрләре. Белгечләребез сатучыга (эш башкаручы) карата судка кадәрге язмача претензиянең, кагыйдә буларак, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның мәҗбүри таләбе булып тормавын аңлатты. Әмма куелган таләпләр нигезле булырга һәм законга туры килергә тиеш. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 25 статьясында болай диелгән: “формасы, габаритлары, фасоны, төсе, үлчәме яки комплектациясе ягыннан яраксыз булып чыккан очракта, кулланучы, сатып алу көнен санамыйча, ундүрт көн эчендә азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны әлеге товарны саткан сатучыдан шундый ук товарга алыштырып алуга хокуклы”. Тику шунысы бар: кулланылышта булмаганда гына азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны башкасына алыштырырга мөмкин. Димәк, кулланучы бу очракта дөрес таләп куймаган, дигән сүз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International