Чара, сурдотәрҗемәче ярдәмендә, “Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге” ФБУЗ Зеленодол районындагы җирле бүлегенең лекцияләр залында үткәрелде. Белгечләребез инвалидларны “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ законының төп нигезләмәләре белән таныштырды. Конкрет мисаллар китереп, сыйфатсыз, сыйфатлы товарлар сатып алуга һәм эш башкару срогы санга сугылмауга бәйле рәвештә килеп чыккан кулланучы хокуклары аңлатылды. “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсенең Зеленодол, Югары Ослан, Кама Тамагы районнарындагы белгече “Санлы форматтагы базарларны гадел һәм намуслыга әйләндерик” дигән темага презентация үткәрде. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кулланучылар үзләре үк сыйфатсыз товарлар сатып алуга мисаллар китерде: әйтик, берсенең сатып алганнан соң икенче көнне үк велосипедының руле сынып төшкән, икенче берәвенең су җылыткычы электр утын күп “ашый” торган булып чыккан, өченчесенең аяк киеме табаны чатнап, икегә аерылган. Шулай ук аларны дистанция ысулы белән азык-төлек сатып алу, яраклылык срогы чыккан товарлар сату мәсьәләләре кызыксындырды. Белгечләребез инвалидларның барлык сорауларына кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге закон нигезендә квалификацияле җаваплар бирде. Ахырда чарада катнашучыларның һәммәсенә актуаль темалар буенча буклетлар таратылды.