Өйрәтү аша – өлкән яшьтәгеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга омтылу

2018 елның 13 марты, сишәмбе

“Россия пенсионерлар берлеге” Менделеев муниципаль районындагы җирле бүлеге каршында эшләп килүче “Гомер көзе университеты”нда өлкән яшьтәге гражданнар белән актив төстә эш алып барыла.

Лаеклы ялга чыккан кеше, ниһаять, үзенә, сәлмәтлеге һәм аң-белемен үстерүгә күбрәк игътибар бирү мөмкинлеге ала. Чөнки инде балалар башлы-күзле булган, оныклар үсеп килә... “Гомер көзе университеты”ның дәресләр расписаниесендә сәламәт тормыш рәвеше алып бару, компьютерга өйрәтү, туган як тарихы, психология, бакча һәм дизайн, инглиз теле, бию терапиясе һәм хокук белемнәре мәктәбе буенча факультетлар эшләп килә.

2018 елның 12 мартында, традиция буенча, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен үткәрү кысаларында, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече “Гомер көзе университеты”ның “Хокук белемнәре мәктәбе” факультетында “Санлы форматтагы базарларны гадел һәм намуслыга әйләндерик” дигән темага чара оештырды.

Чарага җыелган халык игътибарына кулланучылар хокуклары, товарларны дистанция ысулы белән сату үзенчәлекләре, килеп туган хәлләрдән чыгу юлларын эзләү турында мәгълүматлар ирештерелде. Хокук белеме мәктәбенә йөрүчеләр белгечебезгә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирергә дә кыенсынып тормады. Аларның һәммәсенә квалификацияле, тулы җаваплар ирештерелде.

Очрашу азагында өлкәннәр ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәренә рәхмәт әйтеп, алга таба хезмәттәшлеккә ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International