Чаллы шәһәре күп функцияле үзәгендә җылы очрашу

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

Чаллы шәһәре территориясендә күп функцияле үзәк (алга таба – МФЦ) (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Тынычлык пр., 62 й.) инде менә ел ярымнан артыграк вакыт дәвамында тулы көченә эшләп килә. Оешманың төп принцибы – “бер тәрәзә” принцибын тормышка ашыру хисабына хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын яхшырту. Биредә теләсә кем 140ка якын дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүдән файдалана ала.

13 мартта “Минем документлар” дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең  МФЦда Ачык ишекләр көне уздырылды. Анда теләгендә булган барча кеше халык белән эшләүче төрле органнар: Росреестр идарәсе, архитектура бүлеге, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре идарәсе, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы, шәһәрнең социаль яклау идарәсе вәкилләре, шулай ук  МФЦ хезмәткәрләре белән турыдан-туры аралашу мөмкинлегенә ия булды. Моның өчен кабул итүләр залына өстәлләр урнаштырылды.

Бирегә килүчеләр, үзләрен борчыган күп кенә сорауларга җавап табасын шундук аңлап, белгечләр янына ашыкты. Ике сәгатьлек консультация барышында белгечләргә без уйлаганнан да күбрәк кеше мөрәҗәгать итте. Димәк, барчабыз өчен дә бик файдалы һәм нәтиҗәле очрашу булды, дип шикләнмичә әйтергә була.

МФЦ эшендә иң мөһиме – үзәкләштерелгән рәвештә хезмәтләр күрсәтү. Ягъни кешегә бер инстанциядән икенчесенә йөгерәсе түгел:  барлык документларын МФЦга илтеп тапшырса, шул җитә. МФЦ белгечләре дәүләт һәм муниципаль органнар белән берлектә эшләп, бу документларның һәммәсенең дә очына чыгачак. Шулай итеп, кеше вакытын юкка әрәм итмәячәк. Элегрәк халыкка кайбер документлар алу өчен турыдан-туры дәүләт органнарына мөрәҗәгать итәргә туры килсә, хәзер гражданин МФЦда запрос калдырып, шунда ук кирәкле документ алу мөмкинлегенә ия.

Консультацияләрдән соң “Түгәрәк өстәл” булып узды. Анда инде белгечләр үзләре үк мөрәҗәгать итүчеләр, органнар һәм оешмаларның берлектә эшләү мәсьәләләре буенча фикер алышты.  МФЦ җитәкчесе кунакларны кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү өлкәсендәге эшкә әзерләнү белән таныштырды. Аерым алганда, инде хәзер үк эшмәкәрләр бизнес субъектларын кредитлау өлкәсендә банклар продуктлары турында электрон яки кәгазь рәвешендәге мәгълүматлар, шулай ук район территориясендәге мөлкәт (инвестицияләр өчен яки бизнес эше өчен файдаланып булган) турында мәгълүматлар алу өчен мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Әңгәмә дустанә рухта узды. Анда катнашучыларның һәммәсе үзләрен борчыган сорауларга җаваплар ишетте, бик бай белешмә-мәгълүмати материалга ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International