Әлмәт шәһәрендә – Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган ачык дәресләр

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

Республикабызда балалар һәм үсмерләрне хокукый  агарту эше дәвам иттерелә. Әнә шуны истә тотып, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре Әлмәт шәһәренең 17 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган ачык дәресләр үткәрүдә катнашты. Мәктәп директоры Э.Н.Смирнова катнашында укучылар арасында анкета чарасы уздырылды, “Техник яктан катлаулы товарны интернет-кибеткә ничек кире кайтарырга?” дигән темага лекция укылды.

Техник яктан катлаулы товарларга кешенең шәхси ихтыяҗлары өчен сатып алына торган көнкүреш техникасы һәм санлы форматтагы техника-җиһазлар, мәсәлән, кыска дулкынлы мичләр, мич-шкаф, суыткыч, чәйнек, смартфон, видеорегистраторлар һ.б. керә. Интернет-кибеттән товар сатып алган очракта, кулланучы, товарны үзенә китереп биргәнче һәм аны кабул итеп алганнан соң 7 көн эчендә, товарны кире кайтарырга мөмкин. Гадәти кибеттәге кебек үк, кире кайтару сәбәбен аңлату таләп ителми. Техник яктан катлаулы товарлар алыштырып һәм кире кайтарып булмый торган  товарлар исемлегенә керә. Әмма дистанция ысулы белән сатуга бу исемлекнең кагылышы юк. Димәк, югарыда телгә алып үтелгән срокта теләсә кайсы товардан баш тартырга мөмкин, дигән сүз.

Ваклап сатучы күп кенә сәүдә нокталары, бүгенге шартларда үз бизнесын үстерүгә омтылып, шул бер үк исемдәге интернет-кибетләрен дә ача. Әмма мондый интернет-кибеттән сатып алынган товар дистанция ысулы белән сатып алынган товарга керми. Шуңа күрә товарга кире кайтару мөмкинлеге буенча барлык чикләүләр дә кагыла.

Соңыннан мәктәпнең актлар залында “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсенең Әлмәт районындагы территориаль бүлеге вәкилләре катнашында семинар-уку үткәрелде. Анда кулланучылар хокуклары, претензияләр язу тәртибе, сыйфатсыз товарларны кире кайтару сроклары аңлатылды. Балалар үткәрелгән чарадан бик тә канәгать калды. Ахырдан аларга буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International