Мамадыш шәһәре базарында дежур тордык

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

2018 елның 12 мартында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Диана Олеговна Шәйдуллина Мамадыш шәһәре базарында район халкы өчен дежур тору оештырды.

Шулай ук “Хуҗалык итүче субъектлар тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау турында законны үтәү” дигән темага базар территориясендә сәүдә эшчәнлеге алып баручы хуҗалык итүче субъектлар белән очрашу уздырылды. Чарада, кулланучылар белән үзара низаглар килеп чыгуга алшартларны юкка чыгару максатыннан, закон буенча аңлатмалар бирелде. Кулланучылар хокукларына бәйле куллану мөнәсәбәтләрен хокукый җайга салуны камилләштерү буенча сорауларга җаваплар ирештерелде.  Чаллы территориаль органы хезмәткәре кулланучыларның сорауларына да җаваплар бирде. Алар асылда сыйфатсыз товар, техник яктан катлаулы сыйфатсыз товар сатып алу, ремонтлау срокларын санга сукмау, товарга карата сыйфатсыз мәгълүматлар күрсәтүгә кагылышлы булды. Кулланучылар мәнфәгатьләрен үтәүнең кулланучыларның үзләренә, килеп туган төрле хәлләрдә үзләрен дөрес итеп тоту осталыгына, үз хокукларын белүе һәм аларны яклый белүенә бәйле булуы игътибар үзәгенә алынды.

Әлеге очрашулар барышында шулай ук тиешле методик рекомендацияләр һәм мәгълүмати материаллар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International